Кайбыч районы тагын экологлар игътибарында. Биредә, Турминское авылыннан төньякка 750 метр аралыкта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль инспекторлары тарафыннан карьерда законсыз эшләү очрагы чикләнде. Экологлар исәпләгәнчә, файдалы казылма (ком) алу тирәнлеге 2,25 метр тәшкил итә.
Хәзерге вакытта Россия ЭЭМ Кайбыч районы бүлеге тарафыннан РФ ҖК 158 ст. 2 өл. "а" п. ("Алдан килешенеп, затлар төркеме тарафыннан кылынган караклык") нигезендә җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте