Экологлар һәм Буа активистлары Зөя елгасының яр буе зонасыннан 5м³ чүп чыгарды

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

"Илебезнең теләсә кайсы почмагы – бик гүзәл, безнең бурыч – әлеге гүзәллекне саклау, туган төбәкнең табигый байлыкларын арттыру", – дип сөйләде Буадан эко-активист Булат. Бүген ул республиканың "Чиста яр" табигать саклау акциясендә катнашты.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре, Буа районы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм битараф булмаган гражданнар җирле халыкның яратып ял итә торган Зөя елгасының яр буе зонасын чистартты. Өмә барышында уртак тырышлык нәтиҗәсендә яр буе зонасыннан 5 м³ чүп җыеп алынды һәм чыгарылды. Эко-волонтерларның күпчелеге өмәгә гаиләләре, шул исәптән балалары белән дә, бергә килгән иде.

"Табигатькә карата җаваплы һәм сакчыл карашның Буа халкында балачактан ук тәрбияләнүе сөендерә, балалар теорияне генә өйрәнеп калмыйча, экологик җаваплы тәртипнең мисалда ничек булырга тиешлеген дә күреп үсәләр", – дип билгеләде Идарә белгече Гөлия Ваһапова.

Ел саен уза торган "Чиста яр" республика табигать саклау акциясе Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан оештырылды һәм барча республика территориясендә уза.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International