Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Фәнни-техник советның чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә – Идел елгасын савыктыруга багышланган өстенлекле проект. Министр Александр Шадриков рәислегендә очрашуда шулай ук ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков һәм ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
Узган атнада Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына килгән мөрәҗәгатьләр саны икеләтә артты. Бүгенге көндә, санитар-экологик икеайлык башыннан бирле, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 387 мөрәҗәгать килде. Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хәбәрләрнең күпчелек өлеше – чүпне законсыз урнаштыру фактлары турында. Шулай ук, "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы аша килгән барлык 73 хәбәр дә – санкцияләнмәгән чүплекләр турында.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәттә куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә таләпләрнең үтәлмәү очрагын теркәде. Склад арендалаучы Башкирия транспорт компаниясе техник күкертне махсус бинадан читтә төргәкләгән.
22 апрель көнне илдә яшәүчеләр Халыкара Җир көнен билгеләп үтә. Бәйрәмнең төп максаты җәмәгатьчелеккә экологиягә һәм әйләнә-тирә мохит торышына карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында аңлатудан гыйбарәт. Җир көне 2009 елда БМО Генераль Ассамблеясы сессиясендә гамәлгә куела, тиешле резолюциянең авторлары булып илледән артык дәүләт катнаша, ә төп идеясе Җир планетасының һәм андагы барча экосистеманың уртак йортыбыз һәм яшәеш чыганагы булуын танудан гыйбарәт була.
22 апрельдә Казан (Идел буе) федераль университетының Бадминтон үзәгендә (Бутлеров ур., 4) Казанның иң актив мәктәбе исеменә уздырылган конкурска йомгак ясалачак. 16 мәктәптән укучылар ике атна дәвамында читтән торып эшләү этапларында экология темасы буенча дистанцион биремнәр үтәде, визитка һәм иҗади биремнәр әзерләде.
Мәскәүдә булып узган Россия юниорларының илкүләм су конкурсы - 2018 кысаларында Казан мәктәпләрендә белем алучы кызлар югары бәяләүгә лаек булды. "Казансу елгасы суларында биоген элементларны мониторинглау һәм эвтрофирование белән эш итү" проекты "Россиянең су хуҗалыгы комплексын үстерү" номинациясендә иң яхшысы дип табылган.
"ЭКОяз-2018" кысаларында Әлмәттә бу шимбәдә гомумшәһәр өмәсе узачак. Территорияне чистарту һәм төзекләндерү чарасында үзләренең катнашачагы турында мәгариф учреждениеләрендә белем алучылар, иадрәче компанияләрнең һәм шәһәр хезмәтләре хезмәткәрләре раслаган.
Агач калдыклары, пластик, гипсокатыргы һәм терекөмеш лампалары. Уздырылган авиаочыш йомгаклары буенча Экоминистрлык инспекторлары Тынычлык бистәсе янәшәсендәге законсыз урнаштырылган чүплек урынына чыкты.
Бүген республиканың Саба һәм Теләче районнарында гражданнарны кабул итү барышында әйләнә-тирәлекне саклау һәм гомумтаралган файдалы казылмалардан шәхси ихтыяҗлар өчен файдалану тәртибе турында мәсьәләләр күтәрелде. Халык сорауларына Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Радик Гайнетдинов, ТР Экоминистрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Радик Шагиәхмәтов җавап бирде.
Экологик проблемаларга яшьләрнең игътибарын җәлеп итү һәм аларны табигатебезгә карата сакчыл карарга өйрәтү. Зәй муниципаль районындагы "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте активистлары шушы максат белән "Батарейка тапшыр" ЭКОпроектын башлап җибәрде. Беренче кабул итү пунктларын Яшьләр эшләре идарәсендә һәм Зәй политехника көллиятендә урнаштырганнар. Контейнерлар тулгач, яраксызланган ток чыганаклары эшкәртү һәм утильләштерү үзәкләренә озатылачак.
Һәркемгә белергә кирәк! Батарейкаларда кургаш, цинк, терекөмеш, никель, кадмий, марганец бар һәм, болар әле – авыр металларның тулы исемлеге түгел. Яраксызланган ток чыганагы беренче куркынычлылык классына карый. Әйтик, бер бармакчалы батарейка 20 кв. м. җирне пычрата һәм 400 л. артык суны агуларга сәләтле. Авыр металлар организмда туплану үзлегенә ия һәм сәламәтлеккә зыян китерә ала. Состав элементларына аерылган батарейкалар яңаларын әзерләү өчен җибәрелә, бу исә чималны һәм энергияне сакларга, әйләнә-тирә мохитне зарарлы һәм куркыныч калдыклардан сакларга ярдәм итә. Эшкәртүе мөмкин булмаган очракта элементлар куркынычсыз рәвештә утильләштерелә.