Хокук бозып ташу. Казан халкы муниципаль төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен җәзага тартылды

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанда чәчелүчән йөкләрне ташу кагыйдәләренең бозылу фактын теркәде. Ике йөк автомобилендә ком кузовта, махсус каплагычтан башка ташыла иде. "Урамнарда чисталык һәм тәртип саклауны тәэмин итү өчен, сибелүчән төзелеш материалларын, грунтны, чүпне, җиңел тараны, агач кисентеләрен брезент яки юлларның пычрануына юл куймый торган башка материал белән каплап, ә төзелеш измәләрен һәм катнашмаларын аларның юл кырыена яки юлга тоташып торучы газон полосасына түгелүен чикли торган итеп транспортларга кирәк. Физик затларга, автомобиль хуҗаларына карата ТР КоАП 3.6 статьясы ("Җирлекләрнең һәм шәһәр округларының территорияләрен муниципаль төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу") нигезендә беркетмәләр төзелде. Әлеге хокук бозу төре өчен гражданнарга 2 башлап 3,5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 15 башлап 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 башлап 500 мең сумга кадәр штраф каралган. Хәзерге вакытта эш материаллары Казан шәһәренең Административ-техник инспекциясе идарәсенә җибәрелде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International