Танай елгасында балыкның һәлак булуында гаепле затларга җинаять җәзасы яный

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

1820 якын кәрәкә һәм карп балыгы канализация агынтыларын Танай елгасына агызу нәтиҗәсендә зыян күрде. Табигать саклау законнарын бозу очрагы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан быелның июлендә ачыкланды. Әлеге урында экологлар тарафыннан уздырылган экспресс-анализ су объектында кислородның түбән дәрәҗәдә булуын күрсәтте. Моннан тыш, лабораториядә тикшергәндә пычратучы матдәләрнең дә артып китә торган күләмдә булуы расланды. Җинаять кылу билгеләре булуга бәйле рәвештә эш материаллары Татарстан Республикасы буенча РФ Тикшерү комитетына җибәрелде. Җинаять эше кузгатылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International