ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел арьягы территориаль идарәсе инспекторлары Буада 185м³ күләмендәге чүплек урынын ачыклады. Гомуми мәйданы 200м² артып киткән территория төзелеш һәм ремонт калдыклары белән чүпләнгән иде.
Тонна-тонна төзелеш калдыгы һәм аларны законсыз рәвештә юк итү. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплылык тапшырмаган ике подряд оешмасына карата административ тикшерү уздырды. Тикшерү барышында билгеләнгәнчә, ремонт эшчәнлеген гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзелеш компанияләре тарафыннан 16 тонна калдык барлыкка китерелгән.
2018 елның 25 апрелендә "2018 елда экологик куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына СЮКО конкурсы" темасына белем бирү семинары узачак. Катнашу өчен социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар чакырыла.
2 меңнән артык түбән камалы "ЭКОяз-2018" чарасына кушылды. Санитар-экологик икеайлык кысаларында беренче гомумшәһәр өмәләре Түбән Камада 11 һәм 12 апрель көннәрендә узды.
Ара елгасының су саклау зонасында терлекчелек калдыкларын урнаштырганнар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Яшел Үзән районындагы гражданнарның мөрәҗәгатен карау барышында табигать саклау законнары бозылуын ачыклады.
Башкортостан башкаласында 2018 елның 6 июненнән 8енә кадәр "ВДНХ-ЭКСПО" күргәзмәләр комплексында III Халыкара экология форумы узачак. Чара программасында – экологик куркынычсызлык тәэмин итү буенча түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, пленар утырышлар, семинарлар, табигать саклау темаларына дискуссияләр, мөмкин булган акцияләр һәм флэшмоблар. Форумның максаты – илнең табигый байлыкларын саклау проблемасына игътибар юнәлтү, әйләнә-тирә мохиткә булган мөнәсәбәтне үзгәртү, экологик үзаң тәрбияләү.
Бүген республика башкаласын “ЭКОдулкын” биләп алды. Әйләнә-тирәлек торышына битараф булмаган 300гә якын яшь эколог бүген Казанда яшьләрнең экологик оешмаларының III “ЭКОдулкын-2018” форумына җыелды.
Санитар-экологик икеайлык башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 207 мөрәҗәгать килде. Шуларның 64се – "Халык контроле" системасыннан, 35 хәбәр – WhatsApp һәм Telegram элемтә каналлары аша, 29 – "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы аша. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге калдыкларны законсыз урнаштыру мәсьәләләренә кагыла.
Фәнни-популяр лекцияләр, экологик уеннар һәм лаборатор тикшеренүләр. Иске Чүпрәлегә һәм Буага "экологик десант" төште. Мәктәп укучылары өчен кызыклы интерактивны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм табигатьтән файдалану проблемалары институты оештырды.
2018 елның 19 апреленә кадәр Әлмәт районында яшәүчеләр экологик шигырь конкурсында катнаша ала. Конкурсны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе Әлмәт районының Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белән берлектә "ЭКОяз-2018" кысаларында игълан итте.