Алабугада ECO FEST узачак

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Чүпне фракцияләргә ничек бүлергә һәм икенчел чималдан эшләнмәне ничек әзерләргә? Алабуга халкы экологик яшәү рәвешенә кушыла алачак. 18 август көнне "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте тарафыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә "Пионер" паркында "ECO FEST" яшьләр фестивале оештырыла. Чара экологик белемнәрне популярлаштыруга һәм халык арасында экологик культураны җәелдерүгә юнәлдерелгән.

Фестиваль программасында:

- чүп аралау буенча мастер-класс;

- күчмә экологик лаборатория белән танышу;

- "Газиз Татарстан" конкурсы (фото буенча Татарстан шәһәрләрен ачыклау). Максималь балл туплаучылар истәлекле бүләкләр алачак; 

- икенчел чималдан кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс (өйдән кирәкмәгән әйберләр алып килергә һәм алардан оригиналь эшләнмәләр ясарга тәкъдим ителә);

- бүлмә гөлләрен утырту буенча мастер-класс;

- "яшел даруханә" (дару чараларын ачыклау буенча тест);

- бүләккә алмашка макулатура кабул итү.

Теләге булган һәркем Фестивальдә ясалган һәм Instagram социаль челтәрендә #ECOFEST2018 хэштегы белән бастырып чыгарылган фотоларны бастырып ала алачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International