Суд карары нигезендә штраф. Җирләрне бозган өчен "Татвторчермет" ҖБ" 525 мең сум штраф түләячәк

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

2018 елның май аенда ук вертолет белән тикшерү барышында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттәге предприятиеләрнең берсендә территориянең чүпләнүен теркәде. Кара металл ломын кабул итү эшчәнлеген башкарып, "Татвторчермет" ҖБ" ҖЧҖ төзелеш чүпләрен, автомобиль шиннарын, металлоломны һәм иске көнкүреш техникасын 3850 кв. м. территориядә урнаштырган. Моннан тыш, 665 кв.м. мәйданда калдыклар туфракка ташланган, нәтиҗәлә 38 м2 туфрак өслеге нефть продуктлары белән пычранган. Тикшерү нәтиҗәсендә хокук бозучы предприятиене түбәндәге фактлар буенча административ җаваплылыкка тарттылар:

- РФ КоАП 8.2 ст. – "Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү";

- РФ КоАП 8.6 ст. 2 өл. – "Туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, ә димәк, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә җирләрне бозу";

- РФ КоАП 8.7 ст. 2 өл. – "Җирләрне яхшырту, яклау һәм туфракларны җил, су эрозиясеннән саклау һәм башка процессларны һәм әйләнә-тирә мохиткә башка төрле, җирләрнең сыйфатлы торышын начарайта торган тискәре йогынтыны булдырмый калу буенча билгеләнгән таләпләрне һәм зарури чараларны үтәмәү". Җитешсезлекләрне бетерү максатында күрсәтмә бирелде. "Татвторчермет" ҖБ", гаепләүләр белән ризалашмыйча, Әлмәт шәһәре судына мөрәҗәгать итте. Эш материалларын карау нигезендә предприятиене гаепле дип тану турында карар чыгарылды. 525 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International