Дуслык маяклары кабынды. Казанда экологлар һәм милләтара проект волонтерлары Идел елгасының ярты чакрымлык яр линиясен чистартты

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

2018 елның 3 августыннан 18енә кадәр Идел буе төбәкләрендә "Дуслык маяклары. Россия якынайта"-2018 милләтара ризалык волонтерлык проекты тормышка ашырыла. "Идел – кооперация елгасы"ның икенче этабы барышында бүген Казанның Бишбалта бистәсе территориясендә Идел елгасының яр буе зонасын чистарту буенча өмә булып узды. Экологик акциядә Казаннан, Мәскәүдән, Кавказ республикаларыннан "Дуслык маяклары" яшьләр хәрәкәтендә катнашучы 30 якын активист, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре катнашты. Акциядә катнашучылар Киров Дамбасы буйлап яр буе территориясен чүптән арындырды. Җыештыру барышында 40 артык чүп капчыгы җыелды. "Ярларда, асылда, ял итүчеләрдән калган чүпләр. Кешеләр үзләреннән соң пластик савытлар, пыяла шешәләр һәм башка төрле көнкүреш калдыкларын калдырып китә. Безнең, эколог буларак, әлбәттә, ярларны чиста килеш күрәсе килә", – дип билгеләде акциядә катнашучы ТР Экоминистрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторы Динар Хөсәенов. 

Проектның максаты – уртак иҗтимагый-файдалы хезмәт нәтиҗәсендә Россиядәге милләтара мөнәсәбәтләрне җәелдерү һәм ныгыту. "Проект "булышырга, танып белергә, сөйләргә – дус булырга" формуласы буенча төзелгән. Кавказда без борынгы манараларны, шулай ук мәдәният һәм тарих объектларын сакларга булышабыз. Шулай ук иҗтимагый әһәмиятле эшләрне дә башкарабыз – елгаларны чистартабыз һ.б.", – дип билгеләде акциядә катнашучылар. Проектта катнашучылар табигать саклау чараларында катнашу белән берлектә, үзләре барган төбәкләрнең гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән дә таныша, соңыннан үзләренең хис-кичерешләре һәм күзәтүләре хакында интернет-көндәлекләрдә һәм социаль челтәрләрдә актив сөйлиләр.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International