Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында гражданнар кабул ителде. Министр Александр Шадриков белән экология өлкәсендәге иҗтимагый инициативалар турында сүз барды. Халык белән очрашу барышында күтәрелгән темаларның берсе – глобаль җыештыру, ул дөньяның 150 илендә Бөтендөнья чисталык көнендә узачак. Ихтыярилыкны үстерү үзәге белгече Дмитрий Спиридонов Татарстан Республикасында акцияне уздыру турындагы идеяләр һәм планнар белән уртаклашты. Җәмәгать вәкилләренең инициатив төркеме вәкилләре белән калдыкларны аралап җыю культурасының инде формалашуы турында Вера Керпель һәм Антон Голубков белән сөйләштеләр. Фикер алышу кысаларында халыкны мәктәпкәчә яшьтән үк экологик агартуга юнәлдерелгән мастер-классларны уртак уздыру һәм эшләрне дәвам итү мәсьәләләре дә күтәрелде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте