ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2013 ел
чәршәмбе
           Бу турыда Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской Россия тыюлыклары һәм милли парклары җитәкчеләренең федераль әһәмияттәге аеруча саклаулы табигый территорияләрдә таныштыру туризмын үстерү мәсьәләләренә багышланган Бөтенроссия киңәшмәсендә белдерде.

26
август, 2013 ел
дүшәмбе
             31 августта “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик шимбә өмәсе үткәрелә. Анда Татарстанның барлык шәһәр һәм районнары катнашачак. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Татарстан буенча Табигать күзәтчелеге хезмәткәрләре Урта Кабан күле яр буен (Ферм юлыннан алып Авангард урамына кадәр) тәртипкә китерәчәк. Акция Хәрби шәһәрчек урамы 33нче йорт янында башлана.

23
август, 2013 ел
җомга
       Бүген Россиянең 17 субъектында, “Бердәм Россия” партиясенең федераль проекты кысаларында, “Мин чиста пляж яклы” дигән киң күләмле акция үткәрелде. Анда Татарстанның барлык шәһәр һәм районнары катнашты. Казанда Россия географик җәмгыятенең региональ бүлекчәсе активистлары, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, экологик хәрәкәт иреклеләре һәм активистлары көче белән Авиатөзүчеләр районы Щербаков бистәсе янындагы Зәңгәр күл яр буйлары тәртипкә китерелде. Дайверларның әйтүенчә, күлнең төбе чиста. Акциядә катнашучылар яр буеннан ял итүчеләр ташлап калдырган 20 капчык чүп-чар җыйдылар. Бүген, шулай ук, Зәңгәр күл буенда яшь наратлар утыртылды, басмалар төзәтелде.

20
август, 2013 ел
сишәмбе

Чараның максаты булып Россия шәһәрләренең һәм регионнарының экологик торышын яхшырту тора. Анда бөтен ил буенча 10 миллионнан артык кеше, шул исәптән җәмәгать оешмалары һәм хәрәкәтләреннән, кече һәм урта бизнестан әйләнә-тирәлекнең пычрануы проблемаларына битараф булмаганнар катнашыр дип көтелә.


16
август, 2013 ел
җомга
      “Эко-гаилә” Бөтенроссия конкурсы “Табигать экологиясе – гаилә экологиясе” Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелә. Аның төп максаты – җәмәгать оешмаларының һәм гаиләләрнең әйләнә-тирәлекне саклау буенча уңай уртак тәҗрибәсен өйрәнү һәм нәтиҗәләү.

15
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бу процедура Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Әйләнә-тирәлекнең торышы һәм аны саклау турындагы һәр еллык дәүләти докладны әзерләү һәм тарату турындагы” 24.09.2012 № 966 карары белән кертелде һәм еллык дәүләти доклад проектына карата беренче тапкыр үткәрелә.

“Россия гаиләсе” милли иҗтимагый комитеты һәм Россия дәүләти социаль университеты “ЭКОТУРИЗМ-2013” Бөтенроссия экологик гаилә туризмы конкурсында катнашырга чакыралар.


14
август, 2013 ел
чәршәмбе
“Гаилә эко-декоры” конкурсы “Табигать экологиясе – гаилә экологиясе” акциясе кысаларында үткәрелә. Максаты – гаилә көнкүрешен табигый материаллардан эшләнгән әйберләр белән бизәүне һәм яшәү территорияләрен ландшафт дизайны аркылы үзгәртүне киң тарату.

13
август, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның октябрендә “Үзем – йортым – илем” дигән Бөтенроссия фотоконкурсы үткәрелә. Ул – “Табигать экологиясе – гаилә экологиясе” акциясе кысаларында уза торган конкурсларның берсе, аның максаты – әйләнә-тирәлеккә уңай һәм тискәре караш мисалларында Россия гаиләләрендә экологик культура тәрбияләү. Конкурста теләгән һәркем катнаша ала.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Яшь геологларның IX бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы йомгакларына багышланган брифинг булып узды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Татарстан идарәсе башлыгы Равил Мотыйгуллин, “Татнефть” ААҖнең Татарстан геологик эзләнүләр идарәсе башлыгының экология һәм гидрогеология буенча урынбасары, “Россия геология җәмгыяте”нең Татарстан бүлекчәсе рәисе Марат Мәһдиев катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International