«ЭКОТУРИЗМ-2013»

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

“Россия гаиләсе” милли иҗтимагый комитеты һәм Россия дәүләти социаль университеты “ЭКОТУРИЗМ-2013” Бөтенроссия экологик гаилә туризмы конкурсында катнашырга чакыралар.

Конкурсның бурычлары:

– велосипедта, җәяү, автомобильдә экологик гаилә туризмын оештыру;

– гаиләләрне Россия регионнарындагы анык экологик проблемаларны чишүгә тарту;

– гаиләләрнең иҗади потенциалын экологик проблемаларны чишүгә юнәлтү;

– гаилә мөнәсәбәтләрен яраштыру.

 “ЭКОТУРИЗМ-2013” 3 төп юнәлеш буенча үткәрелә:

– велосипедта экологик гаилә туризмын оештыру;

– җәяүле экологик гаилә туризмын оештыру;

– гаилә автотуризмын оештыру.

Конкурсның һәр юнәлешендә шундый номинацияләр билгеләнгән:

Экотуризм – фото;

Экотуризм – фильм;

– “Экологик маршрут”;

– “Гаилә туризмы көндәлеге”.

Конкурста катнашуга гаризалар 2013 елның сентябренә кадәр кабул ителә.

Җентекле белешмәләр “Россия гаиләсе” Милли иҗтимагый комитетының http://www.nok.rgsu.net/activity/social-actions/social-actions_23.html сайтында 3нче кушымтада.

Министрлыкның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International