Татарстанда «Мин чиста пляж яклы» бөтенроссия акциясе үткәрелде

2013 елның 23 августы, җомга
           Бүген Россиянең 17 субъектында, “Бердәм Россия” партиясенең федераль проекты кысаларында, “Мин чиста пляж яклы” дигән киң күләмле акция үткәрелде. Анда Татарстанның барлык шәһәр һәм районнары катнашты. Казанда Россия географик җәмгыятенең региональ бүлекчәсе активистлары, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, экологик хәрәкәт иреклеләре һәм активистлары көче белән Авиатөзүчеләр районы Щербаков бистәсе янындагы Зәңгәр күл яр буйлары тәртипкә китерелде. Дайверларның әйтүенчә, күлнең төбе чиста. Акциядә катнашучылар яр буеннан ял итүчеләр ташлап калдырган 20 капчык чүп-чар җыйдылар. Бүген, шулай ук, Зәңгәр күл буенда яшь наратлар утыртылды, басмалар төзәтелде.
         Акциянең максаты – яшьләрдә экологик аң тәрбияләү, халык ял итә һәм коена торган урыннарга күзәтчелек итү, аларны өстәмә төзекләндерү, аларга “пляж” яки “ял зонасы” дигән рәсми статуслар бирү.
        Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International