Татарстанның яшь геологлары Казанда узган ачык кыр олимпиадасында лаеклы чыгыш ясады

2013 елның 13 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Яшь геологларның IX бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы йомгакларына багышланган брифинг булып узды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Татарстан идарәсе башлыгы Равил Мотыйгуллин, “Татнефть” ААҖнең Татарстан геологик эзләнүләр идарәсе башлыгының экология һәм гидрогеология буенча урынбасары, “Россия геология җәмгыяте”нең Татарстан бүлекчәсе рәисе Марат Мәһдиев катнашты.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоровның әйтүенчә, булып узган олимпиада Татарстанда нефть яткылыкларын эшкәртә башлауның 70 еллыгына һәм Әлмәт шәһәренең 60 еллыгына багышланган булган. Анда Россия Федерациясенең 31 субъектыннан 40 команда катнашкан, кайбер регионнар икешәр команда җибәргән, шулай ук Казахстаннан һәм Украинадан 2шәр команда, Үзбәкстаннан һәм Таҗикстаннан берәр команда килгән. Катнашучыларның эшләрен Россиянең төрле регионнарыннан булган 46 судья бәяләгән.

Яшь геологларның бөтенроссия кыр олимпиадасы Россиянең төрле субъектларында ике елга бер үткәрелә. Элекке олимпиадаларны Чиләбе өлкәсе Миәс шәһәре, “Артек” халыкара балалар үзәге, Түбән Новгород, Ленинград өлкәсе, Уфа, Красноярск, Таганрог кабул иткән иде. Ике ел элек Томскида олимпиада байрагы Казанга тапшырылды. Үз чиратында Казан ул байракны Төмәнгә тапшырды, анда, 2015 елда, Яшь геологларның X Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы уздырылачак.

Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Татарстан идарәсе башлыгы Равил Мотыйгуллинның әйтүенчә, Татарстан командалары олимпиадада лаеклы чыгыш ясаган. Казан олимпиадасына әзерлек 2011 елда ук башланган. Аеруча игътибар яшь геологларга бирелгән. Казан (Идел буе) федераль университетында һәм Әлмәт нефть институтында мәктәп факультетлары ачылган, аларга 30 сәләтле бала сайлап алынган. Олимпиадага әзерлек барышында алар Карабаш ял базасына, Пермьдә һәм Мәскәүдә узган ярышларга барганнар. Соңрак бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында республикабыз исеменнән катнашу өчен ике команда оештырылган: “Девон” (Әлмәт төркеме), аңа Бөгелмә, Азнакай һәм Әлмәт районнары балалары кертелгән; һәм “Селенит” (Казан төркеме), аның составына Казан шәһәре һәм Тәтеш районы балалары тупланган.

Олимпиада йомгаклары буенча “Девон” командасы 7нче урынны, ә “Селенит” командасы 9нчы урынны алган. “Минемчә, элекке олимпиадалар белән чагыштырганда, балалар лаеклы урыннарны алды”, – дип белдерде Равил Мотыйгуллин. Һәм, ике ел элек Томскида Татарстан командасының арттан 3нче урынга гына ирешә алганын искә төшерде.

Министрлыкның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International