2013 елның октябрендә “Үзем – йортым – илем” дигән Бөтенроссия фотоконкурсы үткәрелә. Ул – “Табигать экологиясе – гаилә экологиясе” акциясе кысаларында уза торган конкурсларның берсе, аның максаты – әйләнә-тирәлеккә уңай һәм тискәре караш мисалларында Россия гаиләләрендә экологик культура тәрбияләү. Конкурста теләгән һәркем катнаша ала.
Эшләр 2013 елның 20 сентябренә кадәр шундый номинацияләрдә кабул ителә:
“ЭКОпозитив” (кешенең табигать белән ярашлыгы турында фотосюжетлар, табигатьтәге гаилә турында уңай фотолар, тормышка ашырыла торган экологик эшчәнлекне күрсәтү);
“ЭКОнегатив” (әйләнә-тирәлекне пычрату, табигатьтән файдалану кагыйдәләрен бозу, браконьерлык, стихияле казалар турында фотосюжетлар);
“ЭКО-СОЦ-плакат” (авторларның гаилә экологиясе, гаилә мөнәсәбәтләре һәм ыгы-зыгылары турындагы социаль плакатлары).
Конкурста катнашуга гаризалар nok-family@andex.ru электрон почтасында кабул ителә. Гариза белән бергә материаллар, үзенчәлекле исемнәр һәм фотографияләргә сәнгатьле тасвирлар җибәрергә мөмкин, аларын жюри әгъзалары аерым караячак.
Конкурста җиңүчеләр 11 октябрьдә, “Табигать экологиясе – гаилә экологиясе” Бөтенроссия акциясенә йомгак ясауга багышланган Бөтенроссия экологик форумында бүләкләнәчәк.
Конкурсны үткәрү турында җентекле белешмәләрне, конкурс материалларына таләпләрне һәм гариза тутыру формасын http://www.nok.rgsu.net/activity/social-actions/social-actions_23.html юнәлтмәсе буенча кереп, 1 Кушымтадан алырга мөмкин.
Министрлыкның матбугат хезмәте.