Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында “2012 елда Россия Федерациясендә әйләнә-тирәлекнең торышы һәм аны саклау” дәүләти доклады иҗтимагый фикер алышу өчен урнаштырылган.

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Бу процедура Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Әйләнә-тирәлекнең торышы һәм аны саклау турындагы һәр еллык дәүләти докладны әзерләү һәм тарату турындагы” 24.09.2012 № 966 карары белән кертелде һәм еллык дәүләти доклад проектына карата беренче тапкыр үткәрелә.

Тәкъдим ителгән проект Россия Федерациясе Хөкүмәтенең әлеге карары белән расланган һәр еллык дәүләти докладны әзерләү һәм тарату турындагы яңа Кагыйдәләргә яраштырып әзерләнде.

Фикер алышуның нәтиҗәләре Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның бер утырышында каралачак. Утырыш нәтиҗәләре буенча доклад проекты Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Экспертиза советына экспертлардан бәяләтүгә юнәлтеләчәк.

Күрсәтелгән процедуралар соңында, кирәкле төзәтмәләр һәм төгәлләүләр кертелгәч, доклад проекты Россия Федерациясе Хөкүмәтенә юнәлтеләчәк.

Документ текстының ахыргы варианты Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының рәсми сайтына урнаштырылачак һәм кызыксынучы федераль башкарма хакимият органнарына 2013 елның 31 декабренә кадәр электрон җирлектә җибәреләчәк.

Доклад проекты тексты белән http://www.mnr.gov.ru/online/detail.php?ID=131170 юнәлтмәсе буенча күчеп танышырга мөмкин.

Мәгълүмәт Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы сайтыннан.

Министрлыкның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International