ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2013 ел
дүшәмбе

“Россия гаиләсе” милли-иҗтимагый комитеты 2013 елда “Табигать экологиясе – гаилә экологиясе” Бөтенроссия акциясен үткәрү турында белдерә.

Акциянең максаты – Россия гражданнарында экологик культура, әйләнә-тирәлекне саклау өчен җаваплылык, гаилә һәм табигать ярашлыгы тәрбияләү.

23 августта илнең 17 регионында күмәкләп ял итү урыннарын җыештыру буенча “Чиста пляж яклымын” дигән киң акция үткәрелә. Аның максаты – яшьләрдә экологик аң, өстәмә төзекләндерү һәм “пляж” яки “ял зонасы” рәсми статусы бирелергә тиешле күпләп ял итү һәм коену урыннарына дөрес караш тәрбияләү.


9
август, 2013 ел
җомга

Бүген Казанда, “Кояшлы” һәм “Аръяк” балалар савыктыру лагерьлары базасында яшь геологларның IX Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасын ябу үткәрелде. Тантанада Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Морозов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов катнашты.


7
август, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда, Зөбәрҗәт күл (Карьер) буенда яшь геологларның IX Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасының чираттагы ярышы булып узды. Бу юлы командалар шлих сынавы буенча осталыкларын күрсәттеләр. Ярышның шарты буенча, катнашучылар 20 минут эчендә 3 литр махсус ком эченнән вак бакыр кисәкчәләрен табарга тиешләр иде. Казахстаннан килгән судья Константин Диссельның әйтүенчә, бу очсызлы, әмма бик нәтиҗәле төп эшләрнең берсе булып тора. Командаларның әзерлеге югары бәяләнде.

5
август, 2013 ел
дүшәмбе
Түбән Камада быел көз көне башланасы киң күләмле агач утырту акциясенә исем сайладылар. Алдарак игълан ителгән конкурста Руслан Акулов җиңеп чыкты – ул акцияне “Яшел дулкын” дип атарга тәкъдим иткән иде. Күпчелек тавыш бирүчеләр шул идеяне хуплады. Конкурска “Озеленация”, “Яшел шәһәр” кебек йөздән артык исем кертелгән иде.

2
август, 2013 ел
җомга

Бүген Казанда, “Кояшлы” һәм “Аръяк” балалар савыктыру лагерьлары базасында, яшь геологларың IX Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы ачылды.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Валерий Пак, Россия геология җәмгыяте президенты Виктор Орлов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты.

РФ Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Валерий Пак белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу республиканың Хөкүмәт Йортында узды, анда Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Морозов, Россия Геология җәмгыяте президенты Виктор Орлов, Җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсенең Татарстан буенча башлыгы Равил Мотыйгуллин, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты.


30
июль, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары, МВДның Татарстан буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләти инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, “Саф һава” операциясенә караган чираттагы рейдны үткәрделәр. Аның барышында, газлар катнашмасының сыйфат һәм нисбәт составын үлчи торган прибор – газ анализаторы ярдәмендә, “Лаеш” стационар полиция постында, җиңел һәм йөк автомобильләре тикшерелде.


26
июль, 2013 ел
җомга

“СМАРТ Сити Казан” мәйданчыгы Татарстанда экологик төзелеш принципларын тормышка ашыруда пилот проект итеп каралачак. Яңа шәһәр белем бирү, фәнни тикшеренү һәм эшчәнлек активлыгын үстерергә, территорияләрне планлаштыруда һәм “яшел стандартлар” куллануда барлык алдынгы казанышларны берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.


25
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре республиканың җәйге “Доброград” чатырлар лагеры урнашкан Биектау районы Коркачык бистәсендә булып кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International