«Яшел Россия» Бөтенроссия экологик шимбә өмәсе 2013 елның 31 августында уздырыла

2013 елның 20 августы, сишәмбе

Чараның максаты булып Россия шәһәрләренең һәм регионнарының экологик торышын яхшырту тора. Анда бөтен ил буенча 10 миллионнан артык кеше, шул исәптән җәмәгать оешмалары һәм хәрәкәтләреннән, кече һәм урта бизнестан әйләнә-тирәлекнең пычрануы проблемаларына битараф булмаганнар катнашыр дип көтелә.

Акция программасына балалар өчен күңел ачу һәм өйрәтү чаралары, олылар өчен белем бирү программалары, чүп-чар җыештыру кертелгән. Чараларны иҗтимагый экономик хәрәкәтләр һәм “ТЕХЭКО” Россия экологик фонды оештыра (аның президенты – шахмат буенча дөнья экс-чемпионы Анатолий Карпов).

Акциянең координация штабы Мәскәүдә оештырылды. Россия Федерациясе субъектларында өмә координаторларының региональ командалары төзелде. Бүгенге көндә Россиянең 61 субъекты акциядә катнашачагын раслады.

Бу өмәгә башлангычны Эстония биргән иде: анда 2008 елдан бирле киң күләмле һәр еллык “Эшләрбез” акциясе уздырыла. Россиядә мондый чаралар беренче тапкыр 2011 елның маенда үткәрелде.

Әлеге акция Россиянең Федерация Советы, Дәүләт Думасы, Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Регионнарны үстерү министрлыгы ярдәме белән һәм Россиянең Әйләнә-тирәлекне саклау елына багышлап үткәрелә.

Россия табигать күзәтчелеге, Россия Табигый байлыклар һәм экология министрының Йөкләмәсен үтәп, 2011 елның августыннан бирле шулай ук рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары ташлау урыннарын табу һәм бетерү буенча киң күләмле чаралар үткәреп килә. 2013 елның августындагы торышта Россия территориясендә 56567 шундый урын ачыкланган (тулай мәйданы 17346 га), шуларның 40663е бетерелгән (тулай мәйданы 7587 га). Чүплекләрнең күбесе – 55%ы торак пункт җирләрендә урнашкан, 16%ы – сулык саклау зоналарында, 15%ы – авыл хуҗалыгы җирләрендә, 7%ы – урман фонды җирләрендә.

Ил буенча барлыгы 44048 табигать саклау законнарын бозу очрагы ачыкланган. Россия табигать күзәтчелеге тарафыннан административ хокук бозулар турында 3666 эш кузгатылган, 50.9 млн сумлык 2691 штраф салынган, шуларның 24.4 млн сумлык 1946сы түләтелгән. Административ хокук бозулар турындагы 1990 эш хокук саклау органнарына, ә рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары ташлау урыннары турында белешмәләре булган 7189 материал прокуратурага тапшырылган.

Әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында барлыгы 55 бөтенроссия чарасы һәм 26 халыкара чара үткәрелергә тиеш.

2013 елның 5 июнендә узган Экология көненә бәйле бәйрәм атнасы барышында 200дән артык тыюлыкта һәм милли паркта территорияләр җыештырылды, фестивальләр һәм фотокүргәзмәләр, конкурслар һәм күңел ачу программалары оештырылды.

Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы “Әйләнә-тирәлеккә ноль тискәре йогынты” акциясен башлап җибәрде, анда 1 меңнән артык предприятие катнашты. Шуларның 400дән артыгы үз эшчәнлеген тулысынча я өлешчә туктатып торды, 300дән артыгы яшелләндерү, территория җыештыру эшләре үткәрде, тематик чаралар (лекцияләр, семинарлар) оештырды, һәм башкалар.

 “Яшел Россия” бөтенроссия экологик өмәсе” видеоролигы: http://m.youtube.com/watch?feature=youtu.be&v=h9tcN4JMU3w&desktop_uri=%2Fwatch%3Fv%3Dh9tcN4JMU3w%26feature%3Dyoutu.be

Мәгълүмәт Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы сайтыннан.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International