Экология министрлыгы хезмәткәрләре Бөтенроссия өмәсендә катнашачак

2013 елның 26 августы, дүшәмбе
          1 августта “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик шимбә өмәсе үткәрелә. Анда Татарстанның барлык шәһәр һәм районнары катнашачак. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Татарстан буенча Табигать күзәтчелеге хезмәткәрләре Урта Кабан күле яр буен (Ферм юлыннан алып Авангард урамына кадәр) тәртипкә китерәчәк. Акция Хәрби шәһәрчек урамы 33нче йорт янында башлана.
          Шул ук көндә, өмә кысаларында, “Бүтәнгә булыш” җәмәгать оешмасы макулатура җыю акциясе дә үткәрә. Иске газета-журналлар 8.00дән 17.00гә кадәр Себер тракты урамы 23а йорты янында кабул ителә, белешмә өчен телефон: 240-17-59.
         “Яшел Россия” экологик өмәсе Россия Федерациясенең Әйләнә-тирәлекне саклау елына һәм Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышлана. Максаты – шәһәр һәм регионнарның экологик торышын яхшырту.
RUS: “Зеленая Россия” экологическая совместн.работа России Федерации Ок

Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International