«Эко-гаилә» Бөтенроссия конкурсы

2013 елның 16 августы, җомга
“Эко-гаилә” Бөтенроссия конкурсы “Табигать экологиясе – гаилә экологиясе” Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелә. Аның төп максаты – җәмәгать оешмаларының һәм гаиләләрнең әйләнә-тирәлекне саклау буенча уңай уртак тәҗрибәсен өйрәнү һәм нәтиҗәләү.
Конкурсның бурычлары:
·           җәмәгать оешмаларының һәм берләшмәләренең әйләнә-тирәлекне саклау, экологик куркынычсызлык, гаиләдә экологик белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге эшчәнлеген бәяләү;
·           гаиләләрне әйләнә-тирәлекне саклауга тарту тәҗрибәсен нәтиҗәләү, гаиләдә экологик белем һәм тәрбия бирү системасын үстерү.
Конкурс өч номинация буенча үткәрелә:
1.         “Уникаль табигать комплексларын саклау”;
2.         “Кеше эшчәнлегенең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтылары белән көрәш”
3.         “Табигый ресурсларны яңадан торгызу”.
 Конкурста Россия Федерациясенең җәмәгать оешмалары һәм берләшмәләре катнаша ала. Конкурска материаллар 2013 елның 20 сентябренә кадәр кабул ителә.
Тулы белешмәләр “Россия гаиләсе” милли иҗтимагый комитетының http://www.nok.rgsu.net/activity/social-actions/social-actions_23.html сайтында 4нче кушымтада.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International