“Гаилә эко-декоры” конкурсы “Табигать экологиясе – гаилә экологиясе” акциясе кысаларында үткәрелә. Максаты – гаилә көнкүрешен табигый материаллардан эшләнгән әйберләр белән бизәүне һәм яшәү территорияләрен ландшафт дизайны аркылы үзгәртүне киң тарату. Конкурсның максатлары:
· йортның экологик чиста тирәлеген булдыру;
· гаилә әгъзаларының иҗади эшчәнлеген икенчел эшкәртү материалларын ландшафт декорында куллануга юнәлтү;
· гаилә әгъзалары арасында үзара ихтирам һәм гаиләнең саулыгы турында кайгырту формалаштыру;
· милли-гамәли сәнгать төрләрендә осталыкларны үстерү;
Конкурс кысаларында шундый чаралар үткәрү ният ителә:
· “Йортыбыз экологиясе” түгәрәк өстәле;
· “Метаморфозлар остаханәсе” иҗади эшләр күргәзмәсе;
· “Ланшафт хикмәтләре” – гаилә проектларын яклау;
· “Табигатькә якынрак” – эшләнмәләр ярминкәсе;
· дефиле “Эко-Мода – 2013”;
· “Гаилә педагогикасында Вальдорф уенчыгы” мастер-классы.
Конкурста җиңүчеләр түбәндәге һәр номинациядә аерым билгеләнәчәк:
– «Экомода - 2013» (экологик тукыма һәм материаллардан кием, бизәнү әйберләре, аксессуарлар; утильләштерү өчен булган чималдан эшләнгән фантазияле костюм һәм стильле әйбер коллекцияләре);
- «Кабаланмыйча» (“Кулдан ясалган косметика”, “Сабын ясау”, “Шәм ясау”, “Әбинең сые”)
- «Үз йортыбызны үзебез бизибез” (паннолар, гирляндалар, такыялар, аквариумнар, инсталляцияләр, шәмдәлләр, паласлар);
- «XXI гасыр икебанасы» (тере чәчәкләрдән, җимешләрдән, яшелчәләрдән һәм башка табигый материаллардан композицияләр, кулланылган пластиктан стильле икебаналар);
- «Табигать уенчыклары» (табигый материаллардан һәм тукымалардан уенчыклар);
- «Авыл әкәмәте» (камырдан, балчыктан, саламнан, чыбыктан эшләнгән, үзең тукыган я бәйләгән әйберләр);
- «Иске әйбернең яңа тормышы» (реставрацияләнгән винтаж көнкүреш әйберләре: йорт җиһазы, көзгеләр, яктырткычлар, индустрия калдыкларыннан эшләнгән әйберләр;
- «Туган урам» (“Ландшафт хикмәтләре” эко-проектлары).
Конкурста катнашу өчен гариза, экологик һәм табигать саклау тематикасы буенча гаилә иҗаты әйберләре, видео-дәресләр яисә презентацияләрне электрон почта белән 2013 елның 20 сентябреннән дә соңармыйча җибәрергә кирәк.
Иң яхшы эшләр Бөтенроссия экология форумы күргәзмәсенә куелачак.
Конкурс үткәрүнең шартлары һәм тәртибе турында җентеклерәк белешмәләрне http://www.nok.rgsu.net/activity/social-actions/social-actions_23.html, 2нче кушымта юнәлтмәсе буенча күчеп алырга мөмкин..
Министрлыкның матбугат хезмәте.