ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, министрлыкның Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе һәм Үзәк территориаль округы инспекторлары белән берлектә, Казанның Киров районындагы Адмиралтейство бистәсе территориясендә Казансу елгасының иске юлының экологик торышын карады. Рейд барышында табигать саклау законнарын бозуның берничә очрагы, шул исәптән рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннары ачыкланды. Киров районы территориясендә 200 предприятие эшли.


16
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан буенча Россия Табигать күзәтчелеге, Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идәрәсе, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, К(И)ФУ, КДЭУ хезмәткәрләре мәктәпләрдә, лицейларда һәм гимназияләрдә “Чисталык дәресе” үткәрәләр. Экология министрлыгы белгечләре бөтен республика буенча 200ләп мәктәпкә килде. Дәресләр Халыкара Җирнең озон катламын саклау көненә багышлана.

12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Казан административ-техник инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, шәһәрнең Киров районы Адмиралтейство бистәсе районында Казансу елгасының иске үзәненең санитар-экологик торышына мониторинг үткәрделәр. Тикшерү барышында экологик законнарны үтәмәү белән бәйле берничә бозыш ачыкланды. Экологлар Казансу бормасы яр буенда, Адмиралтейство бистәсе 2 адресында, төзелеш чүп-чары өеме таптылар.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы хезмәткәрләре тикшерү белән Ютазы районына бардылар. Исегезгә төшерәбез: 2013 елның апрелендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә Урыссу бистәсендә яшәүчеләрдән атмосфера һавасы пычрануга карата күп зарлар кергән иде. Пычрату чыганагын аныклау максатында Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсенең махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе белгечләре Урыссу бистәсе территориясендә атмосфера һавасы пробалары алдылар. Һавага химик микъдар анализы нәтиҗәләре фенол буенча рөхсәт ителгән концентрациянең 3 тапкыр артык булуын күрсәтте.

14 – 21 сентябрьдә территорияләрне чистарту буенча “Бергә эшлик!” Бөтенроссия табигать саклау акциясе уздырыла. Чара Татарстанның Экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышлана. Бу көннәрдә бөтен илдә аеруча пычранган территорияләрне җыештыру буенча экологик агарту чаралары һәм акцияләре үткәреләчәк. Татарстанда бу Бөтенроссия акциясен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештыра. Республиканың муниципаль районнарында эшләр башкарма комитетлар һәм министрлыкның территориаль идарәләре көче белән оештырыла.

9
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Россиядәге беренче заводы “Алабуга” махсус экономика зонасында эшли башлады. Аны эшкә кушу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, холдингка нигез салучы Норберт Ретманн, «Сария Био-Индастрис» компаниясенең генераль директоры Манфред Гелльнер, Татарстан министрлыклары һәм тармаклары җитәкчеләре катнашты.
“Алабуга” махсус экономика зонасындагы "Сария Био-Индастрис Волга" хайван аксымнары җитештерү заводына 2011 елда нигез салынды, ул Saria концернының Россиядәге беренче заводы булып тора. Яңа предприятие хайваннардан алынган чималны эшкәртеп, ике төп продукт – азык оны, техник һәм азык майлары ясаячак. Чимал җыюның 1000 км чамасы булган радиусы Идел буе федераль округының бөтен территориясен диярлек иңли.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Эколидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларына гаризалар (эшләр) 2013 елның 1 октябренә кадәр кабул ителәчәк. Бу еллык республика конкурсларында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы 2013 елның декабрендә үткәреләчәк, шунда әйләнә-тирәлекне саклау һәм яңадан торгызу эшендә иң уңышлы һәм активларның исемнәре дә аталачак.
16 сентябрь – Халыкара Озон катламын саклау көне. Бу көндә Татарстанның мәгариф оешмаларында “Чисталык дәресе” дигән табигать саклау һәм экологик белем бирү акциясе үткәреләчәк. Аның максаты – экологик белемнәрне тарату һәм яшь буында табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү.

6
сентябрь, 2013 ел
җомга
“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә, Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” VIII халыкара фәнни-практик конференциясе булып узды.
Соңгы елларда үткәрелгән “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” конференцияләре нәтиҗәле булдылар, күп кенә индустрия һәм фән тармакларындагы белгечләрнең экологик куркынычсызлык һәм табигатьтән рациональ файдалану өлкәсендәге мәсьәләләр буенча нәтиҗәле хезмәттәшлегенә булыштылар.
Бәхилләшү һәм җеназа Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уздырылды. Татарстанның беренче Әйләнә-тирәлекне саклау һәм экология министры белән бәхилләшергә йөзләрчә кеше – туганнары, дуслары, коллегалары, якыннары килде. Филармония залында Анатолий Иванович Щеповских истәлегенә тирән ихтирам сүзләре әйтелде:
Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры:
 “Бүген Анатолий Ивановичның коллегалары гына түгел, якыннары гына түгел, ә бөтен республика Татарстанның беренче әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигый байлыклар министрын югалту уңаеннан кайгы кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International