Экологлар Урыссу химия заводын тикшерде

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы хезмәткәрләре тикшерү белән Ютазы районына бардылар. Исегезгә төшерәбез: 2013 елның апрелендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә Урыссу бистәсендә яшәүчеләрдән атмосфера һавасы пычрануга карата күп зарлар кергән иде. Пычрату чыганагын аныклау максатында Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсенең махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе белгечләре Урыссу бистәсе территориясендә атмосфера һавасы пробалары алдылар. Һавага химик микъдар анализы нәтиҗәләре фенол буенча рөхсәт ителгән концентрациянең 3 тапкыр артык булуын күрсәтте. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан, Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы белән берлектә, күзәтчелек чаралары үткәрелеп, нәтиҗәдә фенол ташлауның фараз ителгән чыганагы Урыссу бистәсендәге, өлешчә “РЖД” ААҖ һәм “Урыссу химия заводы” милекләрендәге элекке юу-парлау станциясендә урнаштырылган нефть шламнары икәнлеге ачыкланды. Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан “Урыссу химия заводы” ААҖнә табигать саклау законнарын бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелде, ул исә 2013 елның 1 сентябренә кадәр җир кишәрлеген рекультивацияләргә һәм нефть шламы калдыкларын утильләштерергә тиеш иде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов, Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Илсур Гыйльметдинов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймов һәм территориаль идарәнең II разрядлы өлкән белгече Таһир Низамов катнашындагы комиссия табигать саклау законнарын бозуларның тулысынча бетерелүен раслады. Бозылган җирләр рекультивацияләнгән.
“Урыссу химия заводы” ААҖндә шундый эшләр башкарылган: элекке ППСтан нефть шламы һәм нефть тоткычлар чыгарылган. “Индустриаль экология” ҖЧҖнең сулы эмульсия калдыклары, технологик процесста арытаба куллану өчен, үзендәге ике баскычлы БЛИК-2Фл чистарту корылмасыннан үткәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International