ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2013 ел
җомга
 Бүген Казанда, Инженерлык белеме буенча халыкара IGIP симпозиумы кысаларында, “Табигать саклау чараларының нәтиҗәлелеген күтәрү факторы буларак экологларның квалификациясен күтәрү” дигән темага семинар үткәрелде, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рәмил Низамов та катнашты. Уз чыгышында ул: “Хәзерге вакытта бер генә җитештерү дә, бер генә предприятие дә әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясый торган шартларда эшли алмый.
       Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булып узды, анда Советның рәисе билгеләнде. Ул вазифа Күл һәм елга балык хуҗалыгы фәнни тикшеренү дәүләт институтының Татарстан бүлекчәсе өлкән фәнни хезмәткәре Андрей Калайдага тапшырылды. Аның кандидатурасы күпчелек тавыш белән якланды. Шул турыда боерык якын арада әзер булачак.
        Министрлыкның матбугат хезмәте
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Казанның Дәрвишләр бистәсендәге урман массивында битум җыештыру эшләре белән танышты. Территориянең төп өлеше җыештырылган иде инде. Ләкин, министрның сүзләренә караганда, алда иң катлаулы һәм мәшәкатьле эш тора: битум иң кыен җирләрдә – агачлар арасында калган. Якын арада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы битумны андый җирләрдән җыештыру буенча өмә оештырачак.
         Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына ярашлы рәвештә 2013 елның 2-4 декабрендә Мәскәүдә Әйләнә-тирәлекне саклау буенча IV Бөтенроссия съезды үткәреләчәк.
           Съездда әйләнә-тирәлекне саклау белән идарә итү, табигатьтән рациональ файдалану, әйләнә-тирәлекнең торышын яхшырту, экологик куркынычсызлык, экологиянең ил экономикасындагы һәм халык хуҗалыгындагы роле, Россия Федерациясе субъектларының һәм чит илләрнең алдынгы тәҗрибәсе турындагы көнүзәк мәсьәләләр каралачак.

26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Россия Федерациясенең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы Әйләнә-тирәлек елына багышлап “Табигать белән гармониядә” конкурсы үткәрә. Анда кеше һәм табигать бәйләнешләрен, ресурсларны һәм табигый төрлелекне саклау мәсьәләләрен яктыртучы журналистлар һәм фотографлар катнаша ала.
5 номинация билгеләнгән: “Сихри матурлык”; “Танылмаган Россия”, “Россиянең яшел технологияләре”; “Йөзгә-йөз”; “Экотурист сукмагыннан”. Күрсәтелгән һәр номинациядә иң яхшы белешмә материалы һәм иң яхшы фотография (фотографияләр сериясе) категорияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
             Түбән Камада Түбән Кама индустрия узелын үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тармак-ара даими эш төркеменең күчмә утырышы булып узды, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин рәислек итте. Утырыш кысаларында эш төркеме әгъзалары “Түбән Кама-нефтехим” ААҖ балансында булган калдыклар урнаштыру объектларында экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, Түбән Кама индустрия узелы предприятиеләренең атмосфера һавасы торышын күзәтү стационар постларыннан файдалануы буенча һәм Түбән Кама муниципаль районында әйләнә-тирәлекнең торышын күзәтүнең территориаль системасын үстерү буенча арытаба эшләргә кагылышлы мәсьәләләрне тикшерделәр. Шул турыда “Экологик патруль” программасын карагыз, аңа http://trt-tv.ru/ekologicheskij-patrul/ekologicheskij-patrul-21-09-13/ юнәлтмәсеннән күчә аласыз.
Министрлыкның матбугат хезмәте
      14 – 21 сентябрьдә Россия Федерациясенең 80 регионында “Бергә эшлик” бөтенроссия табигать саклау акциясе үткәрелде. Анда 1 миллионлап кеше катнашты. Татарстан территориясендә акцияне Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды, аңа шулай ук муниципаль районнар кушылды. Администрацияләр һәм министрлыкның территориаль идарәләре көче белән территорияләр җыештырылды.

23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
          Казанда “Россия шәһәрләрендә автомобиль транспортыннан парник газлары чыгаруны кыскарту” проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган Халыкара конференция булып узды. Анда транспорт инфраструктурасын планлаштыру белән шөгыльләнүче алдынгы халыкара һәм Россия оешмаларыннан, федераль хакимият органнарыннан, футбол буенча 2018 елгы Дөнья чемпионатын оештыручы унбер шәһәрдән, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан вәкилләр катнашты.
          Бүген Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең яңа җитәкчесен рәсми тәкъдим иттеләр. Ул – моңарчы Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча эчке эшләр бүлеге башлыгы булып торган Наил Габбас улы Гарипов. Наил Гарипов Казан Авиация институтын тәмамлаган, Әлмәт “Радиоприбор” заводында мастер, Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча экологик милиция идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән, 30 ел гомерен Татарстанның эчке органнарында хезмәт итүгә багышлаган.
Министрлыкның матбугат хезмәте
Бүген Татарстанда “автомобильсез көн” акциясе. Рәсми рәвештә ул 22 сентябрьдә билгеләп үтелә, тик, Экология министрлыгы башлангычы белән ул тагын бер көнгә озайтылды, чөнки якшәмбедә автотранспорт агымы үзлегеннән түбәнәя.
Акцияне Татарстанның дәүләт хакимияте органнары, муниципалитетлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә хуплап кабул итте. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының барлык хезмәткәрләре бүген җәмәгать транспортыннан файдаланды. Хезмәткәрләр автомобильләре өчен булган стоянка бикле торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International