«Алабуга» махсус экономика зонасында ит эшкәртү калдыкларын утильләштерү заводы эшкә кушылды

2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе
Германия концерны Sariaның ит эшкәртү калдыкларын утильләштерү буенча Россиядәге беренче заводы “Алабуга” махсус экономика зонасында эшли башлады. Аны эшкә кушу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, холдингка нигез салучы Норберт Ретманн, «Сария Био-Индастрис» компаниясенең генераль директоры Манфред Гелльнер, Татарстан министрлыклары һәм тармаклары җитәкчеләре катнашты.
“Алабуга” махсус экономика зонасындагы "Сария Био-Индастрис Волга" хайван аксымнары җитештерү заводына 2011 елда нигез салынды, ул Saria концернының Россиядәге беренче заводы булып тора. Яңа предприятие хайваннардан алынган чималны эшкәртеп, ике төп продукт – азык оны, техник һәм азык майлары ясаячак. Чимал җыюның 1000 км чамасы булган радиусы Идел буе федераль округының бөтен территориясен диярлек иңли.
Заводның эшчәнлеге экологик куркынычсызлыкны ныгытуга да хезмәт итә, чөнки чимал итеп терлекчелек һәм кошчылыкның элек утильләштерелмәгән һәм бөтен регионда экологиягә җитди авырлык сала торган калдыклары кулланылачак. Чимал ит эшкәртү предприятиеләрендә урнаштырылган махсус контейнерларда тупланачак һәм аннан барлык ветеринария-санитария кагыйдәләренә яраштырып чыгарылачак. Бер үк вакытта, өзлексез эш циклын гарантияләү өчен, тулган контейнерлар бушларына алыштырылачак. Шундый беренче контейнерлар Татарстанның Саба районында урнаштырылачак.
Мөхтәрәм кунаклар завод каршында агачлар утырттылар, аннан соң предприятие буенча экскурсия кылдылар, җитештерү корылмаларын, калдыклар җыю өчен көйләнгән махсус автомобильләрне карадылар.
Saria компанияләр төркеменең төрле тармаклары бөтен дөнья буенча таралган, алар терлекләр өчен югары сыйфатлы азыклар, авыл хуҗалыгы һәм индустрия өчен продукцияләр, шулай ук аквакультуралар җитештерә. Аннан тыш, Saria альтернатив ягулык төрләре ясап чыгара, авыл хуҗалыгы һәм азык индустриясе секторына хезмәтләр күрсәтә. Компаниягә Германиядә, Франциядә, Польшада, Австриядә, Чехиядә, Испаниядә, Беларусьта урнашкан 50дән артык эшкәртү заводы керә.
Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International