«Бергә эшлик!»

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
14 – 21 сентябрьдә территорияләрне чистарту буенча “Бергә эшлик!” Бөтенроссия табигать саклау акциясе уздырыла. Чара Татарстанның Экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышлана. Бу көннәрдә бөтен илдә аеруча пычранган территорияләрне җыештыру буенча экологик агарту чаралары һәм акцияләре үткәреләчәк. Татарстанда бу Бөтенроссия акциясен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештыра. Республиканың муниципаль районнарында эшләр башкарма комитетлар һәм министрлыкның территориаль идарәләре көче белән оештырыла.
Акция кысаларында Казанда шундый чаралар үткәрү планга кертелгән:
1. 15 сентябрь – “Франт” сәүдә үзәге артындагы урманлыкны чистарту (Совет районында);
2. 16 сентябрь – “Чисталык дәресе” республика экологик агарту чарасы;
3. 17 сентябрь – Киров районындагы Казансу бормасы территориясенә мониторинг;
4. 18 сентябрь – шәһәр әһәмиятендәге “Зәңгәр күлләр”нең аеруча саклаулы территорияләрен чистарту;
5. 19 сентябрь – Идел буе районы Имәнлек урамындагы урманлыкны чистарту.
Акцияләрдә катнашу буенча 8(843)267 68 11 телефонына шалтыратыгыз.
Damir.Valiullin@tatar.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International