«Эколидер», «Кеше һәм табигать» конкурсларына йомгак декабрьдә ясала

2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Эколидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларына гаризалар (эшләр) 2013 елның 1 октябренә кадәр кабул ителәчәк. Бу еллык республика конкурсларында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы 2013 елның декабрендә үткәреләчәк, шунда әйләнә-тирәлекне саклау һәм яңадан торгызу эшендә иң уңышлы һәм активларның исемнәре дә аталачак.
Конкурсларның шартлары белән җентеклерәк итеп Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтының “Конференцияләр, конкурслар, грантлар” бүлегендә танышырга мөмкин. Яисә (843)267-68-11,267-68-22 телефоннары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International