«Индустриаль экология һәм куркынычсызлык»

2013 елның 6 сентябре, җомга
“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә, Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” VIII халыкара фәнни-практик конференциясе булып узды.
Соңгы елларда үткәрелгән “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” конференцияләре нәтиҗәле булдылар, күп кенә индустрия һәм фән тармакларындагы белгечләрнең экологик куркынычсызлык һәм табигатьтән рациональ файдалану өлкәсендәге мәсьәләләр буенча нәтиҗәле хезмәттәшлегенә булыштылар.
“Тематикада билгеләнгән мәсьәләләрне тикшерү Россия Федерациясенең Әйләнә-тирәлекне саклау елында һәм Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елында аеруча әһәмият ала. Бу вакыйга безнең өчен әйләнә-тирәлеккә сак карашны халыкка киң тарату һәм Татарстанның экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү эшендә көчле стимул булды”, – дип белдерде үз докладында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының информация-анализ эшчәнлеге идарәсе башлыгы Владислав Юранец.
Татарстанда Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елын иң югары кимәлдә үткәрү өчен барлык кирәкле шартлар да бар. 2012 елда Татарстан Хөкүмәте кабул иткән “2012-2015 елларда Түбән Кама шәһәренең һәм Түбән Кама муниципаль районының әйләнә-тирәлеген саклау” программасы тулы көченә эшләп китте. 2012-2014 елларда Татарстан Республикасының су хуҗалыгы комплексын үстерү программасы, шулай ук 2013-1014 елларда Татарстан Республикасының экологик куркынычсызлыгы программасы гамәлгә кертелде. Хәзерге вакытта “2014-2020 елларда Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлеген саклау, табигый ресурсларын яңадан торгызу һәм файдалану” дәүләт программасы килештерү процедурасын уза.
Татарстан Россиянең экономик һәм индустриаль яктан иң үскән регионнарының берсе булып тора. Шуңа ярашлы рәвештә республика территориясендә әйләнә-тирәлеккә техноген йогынты кимәле дә шактый югары, беренче чиратта бу индустриаль җитештерү йогынтысы белән билгеләнә.
Бу шартларда экологик куркынычсызлыкны, тотрыклы үсешне һәм республика халкының югары тормыш сыйфатын тәэмин итү барлык хуҗалык эшчәнлеге субъектларының тискәре йогынтысын киметүне һәм әйләнә-тирәлекнең тулаем торышын яхшыртуны таләп итә. Бу бурычны Татарстанның социаль-экономик үсеше буенча реаль интересларның һәм экологик куркынычсызлык таләпләренең баланслануы, җитештерүне һәрьяклы заманчалаштыру, иң яхшы инновацион табигать саклау технологияләрен киң кулланышка кертү һәм, әлбәттә, җентекле иҗтимагый экологик контроль аркылы гына үтәргә мөмкин, – диелә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының информация-анализ эшчәнлеге идарәсе башлыгы Владислав Юранецның докладында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International