Инспекторлар Казансу бормасының санитар-экологик торышын тикшерде

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Казан административ-техник инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, шәһәрнең Киров районы Адмиралтейство бистәсе районында Казансу елгасының иске үзәненең санитар-экологик торышына мониторинг үткәрделәр. Тикшерү барышында экологик законнарны үтәмәү белән бәйле берничә бозыш ачыкланды. Экологлар Казансу бормасы яр буенда, Адмиралтейство бистәсе 2 адресында, төзелеш чүп-чары өеме таптылар. Шул факт буенча җирнең иясен билгеләү максатында тикшеренү алып барыла. Бозучыга Россия Федерациясе Адм. хокук бозулар кодексының 8.2 “Җитештерү һәм куллану калдыклары һәм башка куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү” статьясы буенча штраф яный. Шулай ук “Вертолетчы” гараж төзү кооперативында калдыкларны туплау буенча бозышлар ачыкланды. Монда терекөмешле лампалар тиешенчә тупланмаган. Якын-тирә территориядә төзелеш калдыклары туфракка ташланган. Факт буенча беркетмә төзелде, бозучыга штраф яный. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International