Халыкара Озон катламын саклау көнендә Татарстанда ике әһәмиятле акция үткәрелә

2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе
16 сентябрь – Халыкара Озон катламын саклау көне. Бу көндә Татарстанның мәгариф оешмаларында “Чисталык дәресе” дигән табигать саклау һәм экологик белем бирү акциясе үткәреләчәк. Аның максаты – экологик белемнәрне тарату һәм яшь буында табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү.
Түбән Камада бу көнне агач утырту буенча шәһәр тарихында иң күләмле экологик акция башлана. Шәһәрнең ишегалларында, магистраль юллары буенда, мәктәп территорияләрендә акциянең бер этабында гына да 17 545 агач утырту ният ителә: шуларның 12 687се – микрорайоннарда, 3462се – магистраль юл буйларында, 980е – компенсация утыртулары, 416сы – уку йортлары территориясендә. “Яшел дулкын” акциясе кысаларында утыртылачак үсентеләрнең төрләре дә билгеләнгән: 4715 каен, 3130 юкә, 6417 миләш, 1704 сирень, 78 чаган, 32 имән, 53 чыршы, 10 нарат.
Оештыручыларның төп бурычы – акциягә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү, шәһәрдә яшәүче һәркем үз агачын утыртырлык булсын.
Түбән Кама район советының җәмәгатьчелек һәм хәбәр чаралары белән элемтәләр бүлеге белешмәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International