Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры:
“Бүген Анатолий Ивановичның коллегалары гына түгел, якыннары гына түгел, ә бөтен республика Татарстанның беренче әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигый байлыклар министрын югалту уңаеннан кайгы кичерә. Татарстан табигатен – безнең табигатьне саклауның бөтен системасын төзегән кеше, коллегалары, барлык танышлары күңелендә, гомумән җирдә җуелмас эзләр калдырып китте ул. Татарстанның Кызыл Китабын, Татарстанның Яшел Китабын... Бүген без куллана торган, әле бик күп буыннар кулланачак бик зур нормативлар багажын... Кешеләрне аңлаучан, шул ук вакытта республиканың табигатенә һәм экологиясенә каршы эшләүчеләргә бик каты кеше булды. Үз коллегалары өчен һәрчак яхшы сүзләр таба торган булды. Безнең йөрәкләрдә ул мәңгегә шулай кереп калыр.”
Илдар Халиков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән, Татарстан Дәүләт Советы исеменнән, Татарстан Хөкүмәте исеменнән дә тирән кайгы уртаклашулар тапшырды.
Артем Сидоров, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры:
“Бүген без югары гражданлыклы гаилә сөючән, кыз һәм ул үстергән, оныклар тәрбияләгән кеше белән бәхилләшәбез. Анатолий Иванович Щеповских тормыш юлын авыл укытучысы булып башлаган, аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. 10 ел гомерен комсомол һәм партия эшенә багышлаган. 15 елдан артык республиканың җирле башкарма һәм вәкаләтле хакимият органнарында эшләгән, анда үзен ачык талантлы, максатчан җитәкче итеп күрсәткән. Анатолий Иванович Щеповских Татарстан Республикасында хәзерге табигать саклау эшчәнлегенең чыганак башында торды. 1993 елда аның җитәкчелегендә республиканың әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырылды. Аның һөнәри осталыгы, принципиальлеге, эш сөючәнлеге һәм абруе аркылы республика территориясендә экологик куркынычсызлык тәэмин ителде. Җаваплы министр постында Анатолий Иванович 8 ел эшләде, бер үк вакытта республика хөкүмәте әгъзасы булып торды.
25 ел гомерен Анатолий Иванович Татарстанның Лениногорск шәһәренә һәм районына багышлады, шунда КПСС шәһәр комитеты инструкторыннан алып Халык депутатларының Лениногорск шәһәр советы рәисенә кадәр юл үтте. Нәкъ Лениногорск районында Анатолий Иванович арытаба үзенең республика кимәлендә үсеше өчен нигез булып торган кешелек һәм идарәче сыйфатларына, бәя биргесез тәҗрибәгә иреште. Аның янәшәсендә һәрвакыт җаваплы, эшкә бирелгән коллегалары да хезмәт итте.
Бүген без барыбыз да тирән кайгыда. Республиканың экологик куркынычсызлык системасына нигез салучыларның берсе дөньядан китте. Анатолий Иванович меңнәрчә кешенең күңелендә принципиаль һәм үз эшенә чиксез бирелгән дәүләт эшлеклесе булып калыр. Ул Татарстанның табигать саклау комплексында җитәкче урыннарда эшләгән чорда булдырылган күп кенә юнәлешләрдән башка бүген республиканың экологик куркынычсызлыгын күз алдына да китереп булмый. Бу аерата саклаулы табигый территорияләр челтәре, республиканың экологик каркасы, бу экологик мониторинг системасы, дәүләти экологик күзәтчелек методикасы... Үзенең табигатькә сак карашын Анатолий Иванович һөнәри эшчәнлеккә дә күчерде. Республика халкына экологик белем һәм тәрбия бирүнең дә башында нәкъ менә Анатолий Иванович торды. Һәм бүген әйләнә-тирәлек турында кайгырту табигать саклау службаларының гына түгел, һәрберебезнең төп приоритетына әверелде. Үзенең бөтен тәҗрибәсен һәм белемнәрен Анатолий Иванович Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының һәм Татарстан буенча Россия табигать күзәтчелеге идарәсенең иҗтимагый советларын җитәкләгәндә дә актив кулланды. Ул үз эшенең чын энтузиасты булды, соңгы көннәренәчә мөһим экологик проектларны тормышка ашыруда катнашты. Анатолий Ивановичның егәре аркасында Түбән Кама районының әйләнә-тирәлеген саклау буенча максатчан республика программасы кабул ителде һәм хәзерге вакытта тормышка ашырыла. Россия Федерациясенең атказанган экологы, география фәннәре кандидаты, экологик тематикалы күп кенә фәнни хезмәтләр авторы Анатолий Иванович фәнни даирәдә дә гаять абруйлы кеше иде.”
Исхак Садриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты:
Анатолий Иванович Щеповских Лаеш районы Орловка авылы зиратында җирләнде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективы аның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын чын күңелдән уртаклаша. Кайгырабыз, мәңге онытмабыз...
Анатолий Иванович Щеповскихның биографиясе:
1945 елның 15 гыйнварында Оренбург өлкәсе Бозаулык районы Сухоречка авылында туган.
1974 елда И.М.Губкин исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Мәскәү нефть химиясе һәм газ индустриясе институтын тау инженеры һөнәре буенча тәмамлаган.
07.1963-10.1964 – Оренбург өлкәсе Бозаулык районы Тримихайлов сигезьеллык мәктәбендә математика укытучысы.
10.1964-10.1967 – Совет Армиясе сафларында хезмәт.