Татарстанның мәгариф оешмаларында «Чисталык дәресе» уза

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан буенча Россия Табигать күзәтчелеге, Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идәрәсе, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, К(И)ФУ, КДЭУ хезмәткәрләре мәктәпләрдә, лицейларда һәм гимназияләрдә “Чисталык дәресе” үткәрәләр. Экология министрлыгы белгечләре бөтен республика буенча 200ләп мәктәпкә килде. Дәресләр Халыкара Җирнең озон катламын саклау көненә багышлана.
“Чисталык дәресе” республика табигать саклау һәм экологик белем бирү чарасының максаты – экологик белемнәрне киң тарату һәм яшь буында табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International