Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен «Фламинго» фәнни судносында ел саен уздырыла торган фәнни-тикшеренү экспедициясе старт алу уңаеннан матбугат туры оештырды. Быел экспедиция Экология министрлыгы, «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләренең һәм «ВНИРО» ФДБФУ Татарстан филиалы галимнәренең берләштерелгән көче белән уздырыла.
Татарстанда «Чиста һава» операциясе кысаларында автотранспортның экологик яктан чиста булуын тикшерү дәвам итә. ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоиспекциясе белән берлектә республиканың 14 районында автотранспортны тикшерәләр.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кушуы буенча республиканың Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында районнарда авария хәлендәге гидротехник корылмаларга планлы инвентаризация алып барыла.
Кама Тамагы районы Яңасала авыл җирлегенең Шәпкә авылы читендәге 45 581 кв. м мәйданлы «кыргый» карьер территориясе уңышлы торгызылды.
Татарстан Экология министрлыгы барыгызны да бәйрәм белән котлый! Бу көн – теләсә нинди ныклы җәмгыятьнең нигезе булган гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык мөһимлеген искә төшерү өчен менә дигән сәбәп.
Бүген Әлмәттә «Нефть югары мәктәбе» университеты кампусы территориясендә «Яшел адым» – «Зеленый шаг» халыкара студентлар экология фестивален ачу тантанасы узды, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Фестивальдә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 120 студент катнаша.
Минзәлә районын тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез ике чүплек таптылар.
1 гыйнвардан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 3280 мөрәҗәгать кергән, аларның 2831е инде хәл ителгән.
Бу ялларда Казансу елгасы буйлап массакүләм экойөзеш узды. Акция 54 волонтерны җыйды, бу соңгы дүрт елда мондый форматтагы иң зур вакыйга булды. Экологик йөзештә Экология министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты.
Алия Дамировна – чын профессионал, аның өчен экология – эш кенә түгел, ә бирелгән сәләт тә.