Казансу елгасына агынты сулар агызу дәвам итә

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Мониторинг барышында Төньяк идарә инспекторлары «Водоканал-Сервис» ҖЧҖнең агынты суларын Арчада Казансу елгасына агызу фактын ачыкладылар. Белгечләр су пробаларын алганнар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча артыклыклар ачыкланган.

Бу өч көндә Качелино һәм Орск чикләрендә Казансу елгасының су саклау зонасын кабат тикшерү үткәрелде. Ачыкланганча, агынты суларны агызу дәвам итә. Балыклар күпләп үлү  турында мәгълүматны раслау өчен, Качелино халкы белән очрашу планлаштырыла.

Әлеге эш буенча барлык материаллар Прокуратурага һәм Арча районы Эчке эшләр министрлыгына тапшырылды.

Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан «Водоканал Сервис» ҖЧҖ адресына шулай ук табигатьне саклау законнарын бозуга юл куелмау турында кисәтү биреләчәк. 

Исегезгә төшерәбез, Арча шәһәренең «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ табигатьне саклау законнарын күп тапкырлар бозган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International