ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Әтнә районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын ачыкладылар.


4
июль, 2025 ел
җомга

«Хәтта иң кечкенә үсенте дә миндә соклану уята. Аны кайгыртасы, саклыйсы килә», — ди «Экология йөзләрдә» рубрикасы героинясы Алсу Шәрәфетдинова. Без яшь белгечләребез турында сөйләвебезне дәвам итәбез.

Татарстан Республикасы һәм «Федераль экология операторы» федераль дәүләт унитар предприятиесе («ФЭО» ФДУП) калдыклар белән имин эш итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә күптәннән һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итәләр. «ФЭО» ФДУП I һәм II класслы куркынычлы калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор булып тора, ул Россиянең бөтен территориясендә мондый калдыклар белән эш итүнең имин системасын булдыру һәм эшләү өчен җаваплы.

Халык Биектау районында калдыкларны җыю турында мөрәҗәгать иткәннән соң, Үзәк идарә инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар.

Эшлекле киңәшмәдә Татарстанның экология министры Александр Шадриков катнашты.

ТР Хөкүмәте Йортында узган сөйләшү барышында яклар сәнәгатьнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын киметү максатыннан җитештерү калдыклары белән эш итү һәм тупланган экологик зыян объектларын бетерү өлкәсендәге уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

2024 елда Ютазы районы территориясен мониторинглау барышында Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары Дим елгасы акваториясеннән гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару фактын ачыкладылар.


3
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда соңгы 50 елда беренче тапкыр дөньяга килгән үсеп җиткән балобаннарга исемнәр бирелде. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Телеграм-каналда хәбәр итте.

Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Казансу елгасын экологик тернәкләндерүгә юнәлдерелгән «Ирекле агым» сынау проектының өченче этабы башланды. Бу хакта 3 июльдә «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева хәбәр итте.

ДЭФ-2024 җиңүчеләренең гамәлгә ашырылган проектлары белән уртаклашабыз! "Экологик гадәтләр — һәр йортка" — Казан укучылары үз эшләнмәләрен шулай атадылар. 9 ай эчендә балалар берничә файдалы экологик активлык оештырдылар һәм уздырдылар. Укучылар үткәргән чаралар да 1500гә якын кеше катнашты.

«Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы кысаларында «Илкүләм экологик һәм климат инициативасы: табигатьне үрчетү» юнәлеше идеяләрен тәкъдим итү» сессиясендә ТР Экология министрлыгының Минераль-чимал һәм су ресурслары идарәсе башлыгы Вячеслав Долгов Идел-Кама бассейнының стратегик әһәмияте турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International