Әгерҗе районында калдыкларны елгага агызу факты ачыкланган

2024 елның 21 июне, җомга

Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә «Нәүрүз» терлекчелек комплексы эшчәнлегенә карата шикаять белән Түбән Көчек авыл җирлеге халкы мөрәҗәгать итте. Гражданнар терлекчелек калдыкларын Варклед елгасына агызуга  шаһит булдылар.

Экологлар территорияне тикшерделәр, пробалар сайлап алдылар.

Хәзерге вакытта китерелгән зыянны билгеләү буенча анализ алып барыла. Расланган очракта табигатьне саклау законнарын бозучыга карата чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International