Тукай районында 821 кв.м мәйданлы бетон калдыклары чүплеге табылган

2024 елның 21 июне, җомга

Бина җимерелгәннән соң калган чүпләнгән территориягә Тукай районының Кече Шилнә авыл җирлеге халкы  Экология министрлыгында зарланды. Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары калдыкларны законсыз җыю фактын расладылар.

Белгечләр исәпләвенчә, чүпләү мәйданы 821 кв.м тәшкил иткән.

Җир кишәрлеге хуҗасына закон таләпләрен үтәү кирәклеген күрсәтеп кисәтү бирелгән. Хокук бозуны  гражданин 60 көндә бетерергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International