Икеайлык барышында ачыкланган һәр икенче чүплек юкка чыгарылган

2024 елның 21 июне, җомга

Экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча Татарстанда 4 меңгә якын хокук бозу очрагы ачыкланган, - бу хакта Татарстан төбәк идарәсе үзәгенең туры эфирында Татарстан Республикасы  экология һәм табигать ресурслары  министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин сөйләде.

Аерым алганда, икеайлык барышында 3460 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 1360ы – рөхсәтсез чүплекләр. Һәр икенче чүплек юкка чыгарылган. Каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 350 мең кубометр калдык чыгарылган. Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау кагыйдәләрен бозуларны ачыклау һәм аларны бетерү «Экология» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

«Хокук бозучыны, фото һәм видео дәлилләре булганда, РФ Административ кодексы нигезендә җәза көтә. Без мондый мәсьәләләрне Эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратура белән берлектә эшлибез. Әгәр дә гаепле булуына дәлилләр юк икән, штраф санкцияләре чүплек табылган җирнең хуҗасына карата кулланыла. Бу очракта хокук бозучыга дәгъва җибәрелә, ә чүплек бетерелмәсә, матди зыян исәпләнә һәм судка дәгъва белдерелә», - дип билгеләп үтте эфир барышында экология министрының беренче урынбасары. Шул ук вакытта чүплекне бетерүгә шактый озак вакыт китәргә мөмкин. Мәсәлән, «Заовражье» коммерцияле булмаган бакча ширкәтендәге чүплекне суд тәртибендә ике елга якын бетерергә омтылалар; дәгъва суммасы  88 млн. сумнан артык.

Илнур Гобәйдуллин шулай ук чүплекләрне ачыклауда «Халык контроле» системасы аша халык актив ярдәм итә, дип сөйләде. Татарстан Республикасы  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре хокук бозуларны теркәү өчен урынга чыгалар. Халыкның битараф булмавы аркасында күп санлы төзелеш калдыклары чүплекләре табыла.

Туры эфирда чыгыш ясаганда, Илнур Гобәйдуллин ведомствога мөрәҗәгатьләр статистикасын да җиткерде. Әйтик, ел башыннан Казанның төньяк өлешендә яшәүчеләрдән генә дә атмосфера һавасының сыйфаты буенча 300дән артык гариза килгән һәм татарстанлылардан сулыкларның пычрануы темасына 500гә якын мөрәҗәгать кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International