Казанда һәм Зеленодольск районында һаваны контрольдә тоту станцияләре артыклыклар теркәде

2024 елның 21 июне, җомга

15-21 июньдә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләре (АСКЗА) артыклыкларны теркәгән:

-АСКЗА-1 (Осиново авылы, Зеленодольск муниципаль районы) күкертле водород буенча;

- АСКЗА-3 (Казан шәһәре, Максимов урамы, 76) формальдегид буенча.

Казан шәһәрендә урнашкан башка АСКЗА пычраткыч матдәләрнең артуы теркәлмәгән.

Атмосфера һавасы мониторингын көчәйтү өчен Министрлык тарафыннан 13 июньнән Зеленодольск районы Осиново авылындагы Автомат контроль станциясендә һавадагы формальдегид концентрациясен үлчәү буенча газ анализаторы урнаштырылды.

Шулай ук хәбәр итәбез, АСКЗА-2 (Казан шәһәре, Идел буе районы, Павлюхин урамы, 75 йорт) аммиакны үлчәү һәм АСКЗА-3 (Казан шәһәре, Максимов урамы, 76 йорт) азот оксиды һәм диоксидын үлчәү буенча газ анализаторлары хәзерге вакытта тикшерүдә. АСКЗА-4 (Казан шәһәре, Четаев урамы, 26 йорт) фенолны үлчәү буенча хроматограф 16 майдан хезмәт күрсәтүче оешмада диагностикада һәм төзекләндерелә.

Шуны исәпкә алып, АСКЗА-2 аммиак, АСКЗА-4 фенол, АСКЗА-3 азот оксиды һәм диоксиды буенча мәгълүматлар вакытлыча Татарстан Республикасының Экологик картасында күрсәтелми.

Хәбәр итәбез, ел башыннан атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе 2 млн.артык үлчәү башкарган, шул исәптән Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе 637 меңнән артык үлчәү үткәргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International