Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге белгечләре белән бергәләп автомобиль юлы янына барганда җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау фактына юлыктылар. Санкцияләнмәгән чүплек составында пычранмаган кара металлар (шул исәптән чуен һәм корыч тузан), гомуми массасы 800 кг булган 30 кв.м мәйданда урнаштырылган калдыклардан торган.
Ведомствоара эш төркеме утырышында 11 июльдән 10 августка кадәр Идел-Кама каскады гидроузелларының эш режимы килештерелде.
Татарстан Экология министрлыгы һәм Арча районы башкарма комитеты арасында хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында Югары Аты авылы янындагы чүплек бетерелде.
Әмәт торак массивында төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын экологлар җирле халык ярдәме белән ачыкладылар.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре нефтьнең авария хәлендә түгелүе вакытында гамәлләр эзлеклелегенә юнәлдерелгән комплекслы өйрәнүләрдә катнаштылар. Чаралар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелегендә Яңа Чишмә һәм Зәй районнары территорияләрендә узды.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Кодаш авыл җирлегендә чүплек таптылар.
Нурлатның «Родничок» балалар бакчасында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары белән мавыктыргыч очрашу узды.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә законсыз чүплек таптылар.
10 июльдән 16 июльгә кадәр Әлмәттә «Солнечный» лагеренда «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән яшь геологларның республика кыр олимпиадасы узачак. Быел олимпиадада 296 укучы катнашачак, шул исәптән Татарстаннан 35 команда.
Аксубай районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары биналарны җимерү һәм сүтү калдыкларының рөхсәтсез чүплеген һәм тораклардан чүп-чар урынын таптылар.