«Строим будущее» ИК белән суд бәхәсләре экология файдасына тәмамланды

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

 Чаллы шәһәре территориясендә Чаллы елгасына хуҗалык-көнкүреш канализациясе ташлау факты 2022 елның августында ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Поляков урамындагы 12б күпфатирлы йортның бер подъездында яңгыр канализациясенә законсыз тоташу сәбәпле канализация агымнары елгага эләгүен ачыклаган. Анализлар аммоний ионнары буенча 23,6 тапкыр, нитрит-ионнар буенча 1,1 тапкыр, фосфор фосфатлары буенча 5,8 тапкыр, марганец буенча 37 тапкыр һәм тимер буенча 6 тапкыр артык булуын күрсәткән.

Зыян суммасы 543 мең сум тирәсе тәшкил итә.

Проектсыз тоташу «Строим будущее» идарәче компаниясе тарафыннан кисәтү ясаганнан соң бетерелә, ә менә су объектына китерелгән зыянны Идарәче компания үз теләге белән каплаудан баш тарта. Экология министрлыгы белгечләре ТР Арбитраж судына дәгъва белән мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә, зыянны тулысынча каплау турында карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International