Экологлар республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 3873 мөрәҗәгатьнең 3392сен карап, хәл иткәннәр.
Мамадыш районын тикшерү барышында Кама буе идарәсе инспекторлары хокук бозу урынын ачыкладылар. Экологлар Ташлы авылының Кооператив урамында тимер-бетон әйберләр калдыклары рәвешендә рөхсәтсез чүплек таптылар.
Төньяк идарә инспекторлары Теләче районының 3 нче балалар бакчасында су ресурсларына багышланган экология дәресе үткәрделәр.
Кукмара районын мониторинглау кысаларында Төньяк идарә инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очрагын ачыкладылар.
Ютазы районын мониторинглау барышында Ык буе идарәсе инспекторлары Байрак авылында хокук бозу очрагын ачыкладылар. Экологлар торак һәм агач калдыкларының рөхсәтсез чүплеген ачыкладылар. Хокук бозу мәйданы 12880 кв.м тәшкил итә.
Бөтен Россия буенча «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «БумБатл» макулатура җыю буенча экологик акция дәвам итә. Быел акция яңа форматта уза – кәгазьне ел буе тапшырырга була.
Татарстан Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары күптән түгел Тәтеш шәһәренең «Малыш» балалар бакчасында булдылар. Үсеп килүче буын арасында экологик культураны үстерүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында белгечләр «Җир – безнең уртак йортыбыз» темасына мавыктыргыч һәм танып белү дәресен үткәрделәр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республикада 2021 елдан Татарстан халкын эчәр су белән тәэмин итүче барлык су җыю урыннарын ревизияләү буенча масштаблы эш башланды. Проектны гамәлгә ашыруның 3 елында республиканың 43 районында 4 033 скважина тикшерелде.
Мамадыш районын мониторинглау кысаларында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу урынын ачыкладылар. Экологлар Мамадыш шәһәренең М.Яруллин урамында бетон һәм тимер-бетон әйберләр калдыкларын рөхсәтсез чүплек урынын ачыкладылар.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында төбәк компанияләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында очрашу узды. Фикер алышуның төп темасы Татарстан халкын экологик агарту буенча уртак эш потенциалы булды.