Санитар-экологик икеайлык исәбендә тагын бер нәтиҗәле күрсәткеч. Май аенда экологлар тарафыннан ачыкланган чираттагы санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән. Бу юлы – Кайбыч районында.
Иске Чәчкаб авылы читендә ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыклары чүплеген тапканнар. Экологлар исәпләвенчә, чүп-чарның гомуми мәйданы 2 мең кв. метрга җиткән. Чүп күләме 65 куб.м тәшкил иткән.
Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитетына мәҗбүри таләпләрне бозмаска дигән кисәтү җибәрелгән. Башкарма комитет көче белән чүплек бетерелгән.