«Чиста» ҖЧҖ Теләче елгасын пычраткан өчен түләде

2024 елның 19 июле, җомга

«Чиста» ҖЧҖ чистарту корылмаларыннан чистартылмаган агынты суларны агызу нәтиҗәсендә Теләче елгасына 50 мең сум чамасы зыян килгән. Хокук бозуны быелның февралендә Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре ачыклаган.

БЧК чыккан урында өч тапкыр пробалар алынган, һәм һәр очракта да артыклыклар булуы  расланган. Актыккы анализ буенча, пычраткыч матдәләрнең күләме ХПК буенча 2,9 тапкырга, БПК буенча 12,8 тапкырга, аммоний ионы буенча 1,4 тапкырга, хлоридлар буенча 2,8 тапкырга арткан. Микъдарый химик анализ беркетмәләре нигезендә су объектына китерелгән зыянның күләме исәпләнгән.

Әлеге факт буенча хокук бозучыга карата дәгъва җибәрелгән, зыян вакытында кайтарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International