Бүген «ЭКОневидаль» рубрикасында без Арча районының Изге чишмәсе турында сөйләрбез

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

«Изге чишмә» – Хәтнә авылында урнашкан гаҗәеп үтә күренмәле сулы табигый чишмә.  

Җирле халык чишмәне изге, ә аның суын шифалы дип саный. Бер риваять бар, кайчандыр гашыйк булган кыз сөйгәнен югалткан һәм кечкенә кызы белән ялгыз калган, туганнары аннан ваз кичкән.  Чибәркәй тирән кайгыдан урманга китеп, бик озак елаган, хәтта кызы агачка әверелгән, ә аның астында могҗизалы чишмә бәреп чыккан. Икенче риваять буенча, бу чыганак һәрвакытта да хөрмәт ителә, чөнки күп кенә мөселманнар биредә изге кеше күмелгән, аның кабереннән инеш бәреп чыккан, дип санаганнар. 
 
Кайсы риваятьнең дөрес икәнлеген чамаларга гына кала. Әмма хәзер дә Изге чишмә Татарстан һәм күрше төбәкләр халкы арасында зур популярлык казанган. Ел саен анда меңләгән турист су җыю, юыну яки матур урында ял итү өчен килә. Сүз уңаеннан, Хәтнә суы турыдан-туры Хәтнә авылына агыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International