Экологлар кисәтүе буенча Городище авылында стихияле чүплек бетерелде

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

Чүпрәле районы Городище авыл җирлеге башкарма комитеты җирле чокырдагы чүплекне бетерде. Чаралар экологларның кисәтүенә җавап итеп күрелде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә таләпләрнең үтәлмәвен быел май аенда ачыклаганнар иде. Ул вакытта көнкүреш чүп-чарлары 40 кв. м мәйданлы участокны чүпләгән иде. Санкцияләнмәгән чүплекнең күләме 12 кв. м тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International