20 июльдә Менделеевскида Кама елгасы ярларын бергәләп чистартачакбыз. «Тын таулар» пристанендә чүп-чардан җыештыру сәгать 11 дә башлана.
Кама елгасы – Россиядә иң зур елгаларның берсе, озынлыгы буенча Европада җиденче булып санала. Өмәгә кил һәм су объектын саклауга үз өлешеңне керт. Барлык кирәкле инвентарь урында биреләчәк.
Өмә «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында узачак.
Бөтен битараф булмаган кешеләрне көтеп калабыз! Чиста Татарстан һәрберебездән башлана!