Аксубай районы территориясен мониторинглау барышында Идел-Кама идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Яңа Ибрай авылының көнчыгыш читендә санкцияләнмәгән торак калдыклары чүплеге табылды.
Элегрәк Чаллыны мониторинглау кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаган иде.
Әлки районын мониторинглау барышында Идел-Кама идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуларны ачыкладылар.
Татарстан Республикасы мәктәп укучылары командасы абруйлы Бөтенроссия балалар экология форумы финалына чыкты. Аларның «Чиста күк» инновацион проекты балалар учреждениеләре янында һава сыйфатын контрольдә тотуның нәтиҗәле системасын булдыру өчен заманча технологияләрне һәм экологик агартуны берләштерә.
Моңа кадәр Нурлат районы территориясен мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар иде. Нурлатның Склад урамында экологлар рөхсәтсез төзелеш калдыклары чүплеген таптылар. Участокта биналарны җимерү һәм сүтү калдыклары, кирпеч ватыклары табылды.
Татарстан Республикасы территориясендә ТР Экология министрлыгы Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе һәм Ространснадзорның Татар УГАН белән берлектә «Чиста һава» операциясен дәвам итә, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уза. Контроль чаралар республиканың 23 районында узды инде.
Татарстан Республикасы Экология министрлыгы 2024 елда җитештерү экологик контролен (ПЭК) оештыру һәм гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында 2685 хисап алды. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 10% ка күбрәк, предприятиеләрнең экологик контрольгә җәлеп ителү дәрәҗәсенең артуын күрсәтә.
Түбән Кама районын мониторинглау барышында экологлар Кызыл Чапчак авыл җирлегенең Олы Аты авылында санкцияләнмәгән карьер таптылар. Территорияне тикшергәндә ком чыгару эше алып барылмый иде, карьер янында техника тормады, әмма бу җир кишәрлегендә элек башкарылган эшләрнең яңа эзләре табылды.
Элегрәк Чистай районы территориясен мониторинглау барышында Идел-Кама идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очрагын ачыклаганнар иде. Чистай шәһәренең Һ.Такташ урамында экологлар торак калдыклары һәм төзелеш-ремонт эшләре калдыкларыннан торган санкцияләнмәгән зур чүплек таптылар.
Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында нефть продуктларының агып төшүен бетерү буенча комплекслы өйрәнүләр узды. Комиссия составына ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш һәм Кама аръягы идарәләре инспекторлары керде.