Кечкенә лачын-балобаннар инде канат кагарга маташа

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

«Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу проекты дәвам итә. Быел проектның төп этаплары «Сапсан» питомнигыннан (Мәскәү өлкәсе) 10 кошчыкны  китерү һәм волонтерлар лагерен оештыру булды.

Безнең лачын балаларына инде 1,5 ай. Алар канатка басарга тырышып маташа һәм Кама Тамагындагы яңа йортларына ияләшәләр. Хэкларда урнаштырылган видеокүзәтү камералары кошчыклар тормышын күзәтергә ярдәм итә.

Быелгы яңалык Казан зооботаника бакчасы белгечләренең кошлар чыгаруда катнашуы, аларның торышын тикшереп торуы, ә Казан зооботаника бакчасы вольерларында пар ясау һәм Татарстан Республикасында кошчыкларны үрчетү өчен 4 өлкән кош урнаштырылуы булды.

Исегезгә төшерәбез, «СИБУР» компаниясе белән берлектә ТР Экология министрлыгының лачын-балобанны реинтродукцияләү проекты «Ышанычлы партнер – Экология» Бөтенроссия конкурсында җиңүче, шулай ук «Бәллүр компас» премиясе финалисты булды.

Белешмә: лачын-балобан – Халыкара табигатьне саклау берлегенең, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының кызыл китапларына кертелгән сирәк очрый торган кош төре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International