Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары гражданнар мөрәҗәгатеннән соң Тукай районының Калмаш авылына барып кайттылар. Битараф булмаган халык Бескачанка елгасының яр буенда махсус техника эшләве турында хәбәр итте. Экологлар үткәргән тикшерү су саклау зонасында җир эшләре һәм елга төбен тирәнәйтү үткәрелүен раслады. Транспорт чараларының хәрәкәт эзләре теркәлгән, тикшерү вакытында техника үзе булмаган.
Әлеге факт буенча ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсеннән «Росинка» шикрәтенә карата мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү бирелгән. Кабат тикшерү күрсәткәнчә, хокук бозулар һаман да бетерелмәгән. Бу судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итүгә нигез булган да инде.
Суд утырышы нәтиҗәләре буенча ТР Экология министрлыгының 650 кв.м мәйданлы җирләрне рекультивацияләү турындагы таләпләре канәгатьләндерелде. Хокук бозуларны бетерү контрольдә тотыла.